Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Кошман авылында гомер итүче кадерле әтиебез ӘСХӘТ АБДУЛЛА УЛЫ ХИКМӘТУЛЛИННЫҢ 15 гыйнварда 80 яшьлек юбилее

15 января 2019, 08:25

1216

0

0

Кошман авылында гомер итүче кадерле әтиебез ӘСХӘТ АБДУЛЛА УЛЫ ХИКМӘТУЛЛИННЫҢ 15 гыйнварда 80 яшьлек юбилее

Кадерле әтиебез, яраткан бабабыз! Олы юбилеең уңаеннан без сиңа кайнар котлауларыбызны һәм зур рәхмәтләребезне юллыйбыз. Әти булган өйнең нигезе нык, табыны да һәрчак түгәрәк, диләр. Синең тырышлыгың белән без ныклы нигезле, түгәрәк табынлы өйдә, тату гаиләдә үсеп, олы тормышка аяк бастык. Әтиебез, сиңа озын гомер, тән сихәте, җан тынычлыгы, саулык-сәламәтлек, бәхет-шатлыклар телибез. Бүгенгедәй көр күңелеңне югалт-мыйча, балаларның, онык-оныкчыкларыңның игелеген күреп, яратуын тоеп, кадерле әти һәм сөекле баба булып, матур акыллы киңәшләреңне биреп, озын-озак яшәргә Ходай насыйп итсен иде. Үзенең сабырлыгы, тырышлыгы һәм күркәм сыйфатлары белән синең янәшәңдә тормыш иптәшең – әниебез белән пар канатлар булып, тигез озын гомер кичерүегезне телибез.
Зур бәхетләр юлдаш булсын сиңа
Көннәреңне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек – зур бәхет, диләр
Шушы бәхет читләп үтмәсен.
Әле тагын бик күп еллар
Нык типсен синең йөрәк.
Син безнең кадерлебез,
Син безгә бик тә кирәк.

Безне куандырып яшәсәң иде, дигән теләктә: кызың, улларың, киявең, ки-леннәрең, оныкларың, оныкчыкларың һәм әниебез.
 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев