Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Кошман авылында гомер итүче кадерле тормыш иптәшем, әниебез Дания Мирзатҗан кызы Зиннурованың 14 июньдә 60 яшьлек юбилее

14 июня 2019, 08:00

927

0

0

Кошман авылында гомер итүче кадерле тормыш иптәшем, әниебез Дания Мирзатҗан кызы Зиннурованың 14 июньдә 60 яшьлек юбилее

Таянычыбыз, киңәшчебез безнең, бәйрәмең белән ихлас күңелебездән кайнар котлыйбыз!

Сиңа ныклы сәламәтлек, озын гомер, тигезлектә, бер-беребезгә терәк һәм кирәк булып, бүгенгесенә шөкер итеп, иртәгесенә өмет белән, кайгы-хәсрәтләр күрмичә, якыннарыңның кадер-хөрмәтендә, балаларыбызның игелеген күреп, оныкларыбызның шатлыгына сөенеп, тыныч күңел белән яшәргә язсын. Гомеребезнең ахырынача бергә атлап, рәхмәтебезне белдереп, иң төп ярдәмчеләрең булып янәшә атларга язсын! 
Рәхмәт синең шәфкать тулы йөрәгеңә, 
Рәхмәт ару-талу белмәс беләгеңә. 
Рәхмәт хәстәр белән караган күзләреңә, 
Юаныч һәм шатлык биргән сүзләреңә. 
Кабул ит син безнең ихлас теләкләрне, 
Сәламәт бул, рухың һәрчак көчле булсын. 
Шатландырып, җилкендереп йөрәкләрне 
Күңелеңдә бәхет хисе ташып торсын. 

Иң изге теләкләр белән, сиңа хәерле, бәрәкәтле гомер теләп: тормыш иптәшең Зөфәр, кызларың, кияүләрең, улың, оныкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев