Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Кошман авылында гомер кичерүче кадерле кешебез – Рәшидә Хәмзә кызы Халитованың 11 ноябрьдә гомер бәйрәме –юбилее

11 ноября 2019, 08:21

713

0

0

Кошман авылында гомер кичерүче кадерле кешебез – Рәшидә Хәмзә кызы Халитованың 11 ноябрьдә гомер бәйрәме –юбилее

Кадерле әниебез, күз нурыбыз! Сиңа 80 яшь тула. Әмма син безнең өчен әле дә япь-яшь. Безнең өчен син – дөньядагы иң гүзәл, иң изге, иң кадерле зат. Син – гаиләбезнең ышанычлы терәге, киңәшчесе, йозагы. Син үзеңнең төпле киңәшләрең белән ярдәм итәсең, күңел җылыңны һәркемгә җиткерәсең. Инде без, балаларың, тормышта үз юлыбызны табып, гаиләләр корсак та, син һаман да безнең өчен борчылып яшисең. Синең алда баш иябез, бөтенесе өчен дә зур рәхмәтебезне әйтәбез, иң матур теләкләрне юллыйбыз. Әни! Без сине, барлык балаларың бергә җыелып, бүгенге бәйрәм көнең белән котлыйбыз. Гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәс­рәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып яшә. Безнең туган йортыбыз­ның яме бит син. Озак яшә, әни! Биргән фатихаларың өчен мең рәхмәт! Ходай насыйп итеп, сиңа алдагы көннәреңдә дә сәламәтлек белән гомер итәргә, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде.
Әниебез!
Син – иң газиз кеше безгә,
Син – яшәү чыганагы.
Синнән дә сабыр әниләр
Бар микән җирдә тагын?
Аналарга булган рәхмәт сүзен
Алыштырмас һичбер бүләк тә.
Авырмыйча, әни, озак яшә,
Балаларың шушы теләктә.

Олы ихтирам һәм тирән хөрмәт белән: балаларың Рафис –Гөлирә, Эльмира–Фирнат, Гөлнара–Зөфәр, онык-оныкчыкларың

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X