Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Кошман авылында гомер кичерүче кадерле әниебез – Рузания Борһан кызы Шәрәфиева 4 ноябрьдә – 80 яшьлек олуг юбилеен каршылый

04 ноября 2018, 08:29

893

0

0

Кошман авылында гомер кичерүче кадерле әниебез – Рузания Борһан кызы Шәрәфиева 4 ноябрьдә – 80 яшьлек олуг юбилеен каршылый

Киң күңелле, олы йөрәкле әниебезне чын күңелдән туган көне – юбилее белән кайнар котлыйбыз. Әни! Син – гаиләбезнең ышанычлы терәге, киңәшчесе, йозагы. Син үзеңнең төпле киңәшләрең белән ярдәм итәсең, күңел җылыңны һәркемгә җиткерәсең. Инде без, балаларың, тормышта үз юлыбызны табып, гаилә корып яшәсәк тә, син һаман да без – балаларым дип борчылып яшисең. Синең алда без баш иябез, бөтенесе өчен дә зур рәхмәтебезне әйтәбез, иң матур теләкләрне юллыйбыз. Алдагы көннәреңдә ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, күңел күтәренкелеге, сыйлы, имин тормыш, кайгы-борчуларсыз таңнар телибез. Килер көннәрең өметле, гомерең озын булсын. Киләчәктә дә без – балаларыңның, оныкларыңның кадер-хөрмәтен күреп, рәхәтләргә һәм рәхмәтләргә төренеп, бәхетле мул тормышта, тынычлыкта озак еллар гомер кичерүеңне телибез! 
Ак яулыкта күңел чисталыгың, 
Гомерең узган хезмәт кырында. 
Сабырлыгың белән юк иткәнсең, 
Киртәләрне тормыш юлыңда. 
Әни диеп әйтер кешең булу, 
Үзе бәхет бит ул дөньяда. 
Шатлыкларың булса, уртак була, 
Кайгыларың булса югала. 
Син булганга, әни, без бәхетле, 
Синең белән якты көнебез, 
Безнең белән син дә сәламәт бул, 
Озын гомер сиңа телибез. 

Сине хәрмәт итеп, яратып: улларың-киленнәрең, кызларың-кияүләрең, оныкларың һәм оныкчыкларың. 
 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X