Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Кошман авылында гомер кичерүче сөекле әниебез Рәшидә Кашаф кызы Шиһапова үзенең 80 нче көзен каршы ала

08 октября 2019, 09:04

652

0

1

Кошман авылында гомер кичерүче сөекле әниебез Рәшидә Кашаф кызы Шиһапова  үзенең 80 нче көзен каршы ала

Дөньяның рәхәтен,тормышның михнәтен,күңелнең сафлыгын,намусның пакьлеген аңларга өйрәтүче, үз җаны аша уздырып, күкрәк сөте белән иман иңдерүче газиз әниебез. Без сине шушы олуг бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйбыз. Аллаһы Тәгалә биргән гомереңне сәламәтлек белән яшә, күп авырлыклар күргән иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе сине беркайчан да ташламасын! Биргән фатихаларың фәрештәләр булып безгә ирешсен-нәр. Балаларыңның, оныкларыңның инде башка хәсрәтләрен күрмә, алар сиңа куанычлар гына китерсеннәр, игелекле эшләр генә башкарсыннар. Кеше арасында ким-хур итмичә, әтиебез белән 5 бала үстердегез, укытып, белем бирдегез. Нинди генә кыенлыклар килсә дә, безгә сиздермәдегез, гадел булырга өйрәттегез. Бу изгелекне яхшы гамәлләребез, игътибар һәм ярдәмебез белән сиңа кире кайтарырга бурычлы без, әниебез. Гиппократ антына тугры калып "Алтын утта, адәм эштә сынала" девизы буенча яшәп, гомерең буе халык сәламәтлеге сагында булдың син, әниебез. Әлеге 36 еллап вакытны үз эченә алган еллар артында күпме авыруга ярдәм итү, күпме баланың беренче кендек әбиләре булу, күпме яңа туган сабый, күпме җәяүләп үтелгән юл, йокысыз төн, күпме сабырлык, түземлелек, батырлык... Санап та бетерерлек түгел. Якты йөзең, ягымлы сүзең белән дә авыруларга яшәү көче, куәт өстәгән изге күңелле шәфкать иясе дә бит син! Гомерең буе намус белән эшләп, хәләл көч белән үзең укып алган дипломнарың сиңа бары тик чиста хезмәт юлы гына алып килгән, намусыңа тап төшермичә, авыл халкына армый-талмый хезмәт иткән гади бер апа – чын врач апа да син! Авыл халкының гади бер фельдшерны “Авылның врач апасы” диеп йөрүләре - моның ачык бер дәлиле. Бары тик намусыңа тап төшерми эшләгәндә генә халык ихтирамын яулап була шул ул. Без синең белән чиксез горурланабыз. Аллаһының мең рәхмәте яусын сиңа, әниебез. Бәрәкәтле озын гомер, тән сихәтлеге, саулык, күңелеңдәге җан җылысының нуры сүнмичә, сүрелмичә без баларыңа яшәеш чыганагы булып торуын телибез. 
Сиңа рәхмәт сүзен, әниебез, 
Белдерәбез туган көнеңдә. 
Үстердең син безне,кеше итеп, 
Олы рәхмәт барсы өчен дә. 

Иң изге теләкләр белән кызларың-кияүләрең: Гүзәлия-Марат, Розалия-Рөстәм, Рушания-Фаил, киленең Минзилә, барлык туганнарың, 8 оныгың, 6 оныкчыгың. 

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X