Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Кошман авылында яшәүче газиз әниебез Гөлфирә Борһан кызы Габитованың 26 гыйнварда 85 яшьлек юбилее

26 января 2022, 14:33

345

0

0

Кошман авылында яшәүче газиз әниебез Гөлфирә Борһан кызы Габитованың 26 гыйнварда 85 яшьлек юбилее

Безнең иң яраткан, иң кадерле кешебез - әниебез! Сине гомер бәйрәмең белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез. Бәрәкәтле хәерле гомер, җан тынычлыгы, күңел күтәренкелеге, иман байлыгы телибез. Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми гомер кичерергә, балаларыңның, якыннарыңның кадер-хөрмәтен тоеп, яшәү дәртеңне сүндермичә, мул тормышта яшәргә язсын. Алдагы гомер елларыңны да, безне сөендереп, саулыкта каршыларга Аллаһ насыйп итсен.
Без телибез сиңа саулык, әни,
Һәрвакытта бул үз көчеңдә.
Сине шулай исән-имин күрү
Бәхет бит ул безнең өчен дә!
Кайткан саен синең яннарыңа,
Колач җәеп каршы киләсең.
Мең-мең рәхмәт, әни, тәрбияңә,
Безнең өчен һәрчак кирәксең.

Иң изге теләкләр белән: барлык балаларың, килен-кияүләрең, оныкларың исеменнән кызың Эльмира.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев