Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Кошман авылында яшәүче иң кадерле, иң яраткан әнкәебез Фәһимә Җиһангир кызы Насретдинованың 5 ноябрьдә 80 яшьлек юбилее. Аны чын күңелдән котлыйбыз.

05 ноября 2018, 09:05

950

0

0

Кошман авылында яшәүче иң кадерле, иң яраткан әнкәебез Фәһимә Җиһангир кызы Насретдинованың  5 ноябрьдә 80 яшьлек юбилее. Аны чын күңелдән котлыйбыз.

Котлы булсын, әнкәй, туган көнең 
Балкып торсын һәрчак йөзләрең. 
Бәхет, шатлык һәм тазалык белән 
Үтсең синең алгы көннәрең. 
Уйлама әле, картаям дип 
Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә 
Яныбызда син булганда гына 
Татып була бит бәхетне. 
Гади, сабыр, олы җанлы да син
Кылганнарың бары изгелек. 
Үстердең син безне кеше итеп
Рәхмәт сиңа барысы өчен дә. 
Әнкәй диеп әйтер кешең булу
Нинди бәхет бит ул дөньяда.
Шатлыкларың булса – уртак була
Кайгыларың булса – югала.
Дөньяда синең кебек мәрхәмәтле, сабыр, изге ике ана булса, һичшиксез аның берсе син – әнкәй. Синең санап бетермәслек яхшы сыйфатларың белән әле тагын тормыш иптәшең – безнең әткәебез Ризатдин Әкрам улын хөрмәт итеп яшәвең без балаларыңа гына түгел, а бөтен авылыбызда һәркемгә үрнәк булып тора. Авырып 12 ел урын өстендә яткан әткәебезне көне-төне яшь баланы караган кебек тәрбияләдең. 
Рәхмәт, әнкәй, шәфкать тулы йөрәгеңә, 
Рәхмәт ару-талу белмәс беләгеңә. 
Рәхмәт нурлар белән баккан күзләреңә, 
Юаныч һәм шатлык биргән сүзләреңә. 
Киң күңелең, юмартлыгың өчен, 
Кояш белән сине тиңлибез. 
Шатлык белән тулы куанычлы, 
Озын гомер сиңа телибез. 

Балаларың Илдар, Илгизәр, Люция, Илсур, Дилә, кияүләрең, киленнәрең, оныкларың исеменнән оныкларың Алия, Айзат, Дәлия.
 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев