Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Кошман авылында яшәүче әниебезнең юбилее

28 июня 2019, 07:40

1108

0

0

Кошман авылында яшәүче әниебезнең юбилее

Йортыбызның нуры, тормышыбыз ның таянычы, иң зур шатлыгыбыз, бәхетебез, горурлыгыбыз булган Кошман авылында гомер итүче яраткан әниебез Лилия Рәшит кызы Сафинаның бүген гомер бәйрәме – 50 яшьлек юбилее! 
Кадерле кешебез! Сиңа булган теләкләребезнең иң олысы – көннәрең шатлык белән үтсен, гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып, әтиебез белән бергә матур яшәгез! Һәрвакытта да шулай көләч йөзле, изге күңелле, ихтирамлы булып, балаларыңның, якыннарыңның изгелеген күреп, мул тормышта яшәвеңне Ходай насыйп итсен сиңа! Төпле киңәшең, җылы сүзең, нурлы йөзең өчен рәхмәт, әни! Син әти белән бергә – безнең олы бәхетебез! 
Рәхмәт, әни, сиңа, мең-мең рәхмәт, 
Һәрчакта да булдың түземле. 
Җаның тыныч, күңелең аяз булды, 
Ходай олыласын үзеңне. 
Күз нурыңны бирдең безнең өчен, 
Йөрәк җылың булды гел юлдаш. 
Шатлыгыбыз арта сиңа карап, 
Безнең өчен бәхет син булгач! 

Чиксез мәхәббәтебезне белдереп: тормыш иптәшең Илдар, әниең Рәмзия, барлык  туганнарың исеменнән  балаларың Айдар белән Алия.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев