Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Көзнең иң матур мизгелендә дөньяга килеп, гомер йомгагын сүтә-сүтә 90 яшенә җиткән –Олы Урсак авылында яшәүче әниебез Рәүфә ӘшрӘфулла кызы Фәтхуллинаның 27 сентябрьдә юбилее

27 сентября 2019, 08:25

760

0

0

Көзнең иң матур мизгелендә дөньяга килеп, гомер йомгагын сүтә-сүтә 90 яшенә җиткән –Олы Урсак авылында яшәүче әниебез Рәүфә ӘшрӘфулла кызы Фәтхуллинаның 27 сентябрьдә юбилее

Безнең өчен тормыш маягы булган иң газиз кешебез, сөекле әниебез! Сине олуг юбилеең белән чын күңелебездән котлыйбыз hәм изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз. Без, балаларың һәм онык-оныкчыкларың, синең белән чиксез горурланабыз, төп нигезебезнең гаилә учагын йөрәк җылың белән яктыртып торуыңа шатланабыз, һәркемнең күңеленә юл таба белүеңнән үрнәк алабыз. Үзеңнең кылган гамәлләрең, яшәү рәвешең белән безгә хезмәт сөючәнлек, тормыш зирәклеге, бары тик яхшылык кына кылу сыйфатларын сеңдердең. Киләчәктә дә исәнлектә балаларыңа кадерле әни, оныкларыңа яраткан дәү әни, тирә-күршегә киңәшче, туганнар арасында нәселебезнең нык чылбырын өзмичә, Аллаһы Тәгалә биргән һәр минутка шатланып яшәргә язсын. Без сине бик яратабыз!
Ак яулыкта күңел чисталыгың,
Гомерең узган хезмәт кырында.
Сабырлыгың белән юк иткәнсең,
Киртәләрне тормыш юлыңда.
Син булганга, әни, без бәхетле,
Синең белән якты көнебез,
Безнең белән син дә сәламәт бул,
Озын гомер сиңа телибез.

Иң изге теләкләр белән балаларың, онык-оныкчыкларың, кода-кодагыйларың исеменнән: кызың Галия, улым Данис, киленем Ләйсән.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев