Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Мәлки авылында гомер итүче безнең өчен бик кадерле кешебез – тормыш иптәшем, газиз әниебез Светлана Аверьяновна Митачкинаның 17 февральдә 55 яшьлек юбилее

    --, 17 февраль 2021 - 09:42
    107
    0
    0

    Кадерлебез! Сине олуг бәйрәмең белән чын күңел дән котлыйбыз һәм йөрәк тү рен нән чыккан иң якты, изге теләк ләрне юллыйбыз: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел булып кал, бәхетле һәм сәламәт бул. Уй-теләкләрең тиң, туар таңнар тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын! Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, гаилә шатлыгы, тигезлектә, якыннарыңның игелеген күреп яшәвеңне телибез. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, эшеңдә зурдан-зур уңышлар, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа. Һәрвакытта да шулай шат, изге күңелле, көләч йөзле булып кал.

    Гомер юлың озын-озак булсын,
    Тигез тормыш аны бизәсен.
    Гомерләрең бәхет белән үтсен,
    Авырлыклар бер дә килмәсен.
    Алдагы көннәрдә дә бәхетебез
    Булсын иде тулы, түгәрәк.
    Синнән җылы алып һаман шулай,
    Гомер кичсәк иде бергәләп.

    Изге теләкләр белән: тормыш иптәшең Александр, улларың Константин, Руслан, кызың Яна, киленнәрең Ләйсән, Наталья, оныкларың Амелия, Радель, Данил һәм барлык туганнар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: