Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Мәлки авылында гомер итүче кадерле тормыш иптәшем, газиз әниебез Валентина Петровна Мухинаны 60 яшьлек күркәм юбилее белән тәбрик итәбез

17 июля 2020, 10:18

550

0

1

Мәлки авылында гомер итүче кадерле тормыш иптәшем, газиз әниебез Валентина Петровна Мухинаны 60 яшьлек күркәм юбилее белән тәбрик итәбез

Дөньядагы иң кадерле кешебез! Син безнең таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, яшәү өлгебез. Авырлыкларны зур сабырлык белән җиңәргә, тормышта сынмаска-сыгылмаска, кешеләрне hәм тормышны яратырга син өйрәттең безне, әниебез. Гаилә дигән патшалыкның алиhәсе булып, барыбызга юл күрсәтеп яшәвең тормышыбызны нурлый. Син – йортыбызның алыштыргысыз яме hәм нуры. Сиңа нинди генә теләкләр теләсәк тә, аз булыр кебек. Иң мөһиме озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Киләчәктә дә әтиебез белән тигезлектә, мәңге сүнмәс кояшыбыз булып кал! Шатлыклы мизгелләр күп, гаиләбез һәрчак түгәрәк, имин булсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә.
Рәхмәт сиңа, шәфкать тулы йөрәгеңә,
Рәхмәт ару-талу белмәс беләгеңә.
Рәхмәт хәстәр белән караган күзләреңә,
Юаныч hәм шатлык биргән сүзләреңә.
Зур бәхетләр юлдаш булсын сиңа,
Көннәреңне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек – ярты бәхет, диләр,
Шушы бәхет читләп үтмәсен.

Сине яратып һәм хөрмәт итеп: улың Максим-Ирина, кызың Алина, оныгың Мелания. Бу теләкләргә әтиебез Александр, кодагыең Елена Дмитриевна да кушыла.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев