Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Мәлки авылында гомер итүче яраткан әниебез Иреева Татьяна Николай кызы 19 август көнне 50 яшьлек юбилеен бәйрәм итә!

19 августа 2020, 08:02

538

0

0

Мәлки авылында гомер итүче яраткан әниебез Иреева Татьяна Николай кызы 19 август көнне 50 яшьлек юбилеен бәйрәм итә!

Кадерлебез, без сине чын күңелдән котлыйбыз! Көннәрең шатлык белән үтсен, гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып, әти белән бергә матур итеп яшәгез. Син – дөньяда иң затлы, саваплы кешеләрнең берседер, без сине чиксез хөрмәт итәбез, чын йөрәктән яратабыз! Төпле киңәшең, җылы сүзең, нурлы йөзең өчен мең рәхмәт. Рәхмәт сиңа барысы өчен дә!
Сөйкемле карашың кояшка тиң –
Бар тормышны нурга күмәсең.
Бу дөньяның барлык хикмәтләрен
Бары тик син генә беләсең.
Тормышта гел ярдәм итеп тора
Зирәк киңәшләрең, жылы сүзең;
Иркәлисең, яратасың, юатасың,
Тыңлыйсың да, аңлыйсың да үзең.
Сәламәтлек, озын гомер язсын,
Гел көләч һәм яшь бул хәзергечә.
Күңелең синең күтәренке булсын,
Сөенеп һәм сөендереп мең-мең яшә.
Сине яратып: тормыш иптәшең Юрий, балаларың Елена-Петр, Ирина, оныгың Илья.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев