Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Морза Бәрлебашы авылында гомер итүче кадерле кешебез Рауза Зиннәт кызы Гыйбадуллинаның 27 августта гомер бәйрәме – 90 яшьлек юбилее!

27 августа 2020, 09:04

668

0

0

Морза Бәрлебашы авылында гомер итүче кадерле кешебез Рауза Зиннәт кызы Гыйбадуллинаның 27 августта гомер бәйрәме – 90 яшьлек юбилее!

Кадерле апа! Сине ихлас күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледән кадерле син безгә. Дөньяның саф һавасын сулап, ризыкларын татып, гүзәллеген күреп, туганнарың белән бергә гомер кичерүең сине бик бәхетле итә. 90 ел эчендә Ходай биргән гомереңдә күпме авырлыклар күтәреп узгансың, газаплар кичергәнсең, сынмагансың, сыгылмагансың. Бүген дә син, кадерле кешебез, үзеңнең тирә-ягындагы кешеләргә шатлык өләшәсең, олысына да, кечесенә дә син кешелекле һәм игелекле, абруйлы киңәшче. Алдагы гомер юлларыңны шулай ук сау-сәламәт, күтәренке кәеф һәм туган-тумачаларың белән бәхетле көннәрдә үтәргә язсын сиңа, сөекле һәм сөйкемле кешебез!
Ак яулыкта күңел чисталыгың,
Гомерең узган хезмәт кырында.
Сабырлыгың белән юк иткәнсең,
Киртәләрне тормыш юлыңда.
Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,
Картаерга бер дә ашыкма.

Иң изге теләкләр белән барлык туганнарың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев