Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Морза Бәрлебашы авылында гомер итүче кадерле әниебез Сәвия Шәйдулла кызы Зиннәтуллинага 14 сентябрьдә 80 яшь.

14 сентября 2018, 09:16

962

0

2

Морза Бәрлебашы авылында гомер итүче кадерле әниебез Сәвия Шәйдулла кызы Зиннәтуллинага 14 сентябрьдә 80 яшь.

Кадерле әниебез! Ихлас күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Сиңа булган теләкләрнең иң мөһиме – Ходай биргән гомереңдә сау­сәламәт булып, шатлык-куанычларга уралып, җан тынычлыгы, күңел күтәренкелеге белән, без – балаларыңның, онык-оныкчыкларыңның ихтирамын, хөрмәтен тоеп яшәргә язсын. Син безне тәртипле булырга, тормышның кадерен белергә өйрәтеп үстердең. Бүген дә син безгә төпле киңәшче, җаныбызны җылытучы иң газиз кешебез. Барыбыз да, мең рәхмәтләр укып, озын гомер телибез сиңа. 
Рәхмәт, әнкәй, тудырганың өчен, 
Аяз көннәр булсын җаныңда. 
“Бисмиллаһ” дип син шатланып уян 
Гомереңнең һәрбер таңында. 
Ныклы иман һәрчак юлдаш булсын, 
Шатлык тоеп типсен йөрәгең. 
Авырлыклар сине урап үтсен, 
Кабул булсын һәрбер теләгең. 
Җирдә кояш нуры балкыгандай, 
Син балкыйсың безнең күңелдә. 
Тормышыбыз синең белән матур, 
Рәхмәтлебез сиңа гомергә.

 

Иң изге теләкләр белән: 
балаларың, кияүләрең, онык-оныкчыларың, апаң, кода-кодагыйларың.

 

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев