Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Мөрәле авылында гомер итүче газиз әниебез Гөлчәчәк Гашыйк кызы Мифтахованың 30 гыйнварда 50 яшьлек юбилее

30 января 2020, 10:19

872

0

0

Мөрәле авылында гомер итүче газиз әниебез Гөлчәчәк Гашыйк кызы Мифтахованың 30 гыйнварда 50 яшьлек юбилее

Тормыш сынауларына бирешмичә, һаман алга таба карап яшәүче газиз кешебез безнең! Синдәге ихтыяр көченә, тормыш энергиясенә, рух күтәренкелегенә сокланырлык. Безгә, биш улыңа, гомер бүләк итүче, күңел җылылыгын, яшәү ямен, хәләл ризыкның тәмен тоярга өйрәтүче, иман байлыгы белән яшәү үрнәген бирүче газиз әниебез! Сиңа нинди генә теләкләр теләсәк тә, аз булыр кебек. Гаҗәеп сабыр, киң күңелле, кешеләргә мәрхәмәтле, бик тә ярдәмчел булуың белән безнең барыбыз өчен дә син матур үрнәк. Бүген дә безнең өчен кайгырып, уңышларыбызга сөенеп яшисең. Син булмасаң, без оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек яшәр идек, тормышыбызның яме дә, тәме дә булмас иде. Аллаһының мең рәхмәте яусын сиңа. Озын гомер, тән сихәтлеге, саулык, күңелеңдәге җан җылысының нуры сүнмичә, сүрелмичә без балаларыңа, оныкларыңа яшәеш чыганагы булып торуын телибез. 
Җирдә булган бөтен шатлыгыңны, 
Хисләреңнең иң-иң яктысын. 
Йөрәк әрнүеңне, хыялыңны, 
Уйларыңның иң-иң татлысын 
Тик син безгә, безгә багышладың. 
Һәм бүген дә моны аклыйсың. 
Йөрәкләрдән чыккан назлы сүзләр, 
Күңелләрдә булган саф хисләр, 
Озын гомер, шатлык, ак бәхетләр 
Безнең сиңа әйтер теләкләр. 

Сине яратып: балаларың Илшат-Рәзилә, Илфат-Гөлүсә, Илнур-Эңҗе, Алмаз, Айрат, оныкларың Ильвина, Ралина, Эмиль, Азалия, кода-кодагыйларың, барлык туганнарың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев