Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Мөрәле авылында гомер итүче кадерле әниебез, дәү әниебез Гөлсинә Әшрафҗан кызы Тимуршинаның 15 июльдә 90 яшьлек юбилее

16 июля 2019, 13:19

839

0

0

Мөрәле авылында гомер итүче кадерле әниебез, дәү әниебез Гөлсинә Әшрафҗан кызы Тимуршинаның 15 июльдә 90 яшьлек юбилее

Кадерле әниебез! Ихлас күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Сиңа булган теләкләрнең иң мөһиме – Ходай биргән гомереңдә сау-сәламәт булып, шатлык-куанычлырга уралып, җан тынычлыгы, күңел күтәренкелеге белән, без – балаларыңның, онык-оныкчыкларыңның ихтирамын, хөрмәтен тоеп яшәргә язсын. Син безне тәртипле булырга, тормышның кадерен белергә өйрәтеп үстердең. Бүген дә син безгә төпле киңәшче, җаныбызны җылытучы иң газиз кешебез. Барыбыз да, мең рәхмәтләр укып, озын гомер телибез сиңа. 
Гомерең матур узсың, әнкәй бәгърем, 
Кайгы-хәсрәт килә күрмәсен. 
Йөзең һаман аяз, көләч булсын, 
Күзләреңнең нуры сүнмәсен. 
Гомерне бит еллар билгеләми, 
Яшәү дәрте булсын күңелдә. 
Сәламәтлек, бәхет, куанычлар 
Юлдаш булсын сиңа гомергә. 
Котлы булсын, әни, туган көнең, 
Матур булып атсын таңнарың. 
Рәхәт яшә, игелеге кайтсын 
Син үстергән һәрбер баланың. 

Иң изге теләкләр белән: улларың, кызларың, кияүләрең, киленнәрең, онык-оныкчыларың, кода-кодагыйларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев