Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Мөрәле авылында гомер итүче кадерле әниебез Назирә Закир кызы Әдиятованың 11 сентябрьдә олуг юбилее

11 сентября 2018, 14:10

936

0

1

Мөрәле авылында гомер итүче кадерле әниебез Назирә Закир кызы Әдиятованың 11 сентябрьдә олуг юбилее

Безнең иң яраткан, иң кадерле кешебез – әниебезгә 80 яшь. Әмма син, әни, безнең өчен һаман яшь. Балаларың өчен дөньядагы йолдызларның иң яктысы, гөлләрнең иң хуш ислесе, эссе көндә күләгә, караңгы төндә якты ай, болытлы көндә нур сибүче кояш булып торасың. Безнең хакта гына уйланып, без дип борчылып, без дип шатланып, бөтен гомереңне, әни, син безгә багышлап яшисең. Без, балаларың, бүген сиңа чиксез рәхмәтлебез. 
Кадерле әниебез! 
Бәйрәмеңдә иңнәреңнән кочып, 
Килә сине тәбрик итәсе. 
Килә сиңа озын гомер теләп, 
Матур сүзләр генә әйтәсе. 
Котлы булсын, әни, синең бәйрәм 
Тыныч булсын һәрчак күңелең. 
Шатлык-сөенечләр белән генә 
Тулып торсын алда гомерең. 
Дүрт балаңа үрнәк әни син 
Дәү әнисе оныкларыңның. 
Хәсрәт-борчуларны, моң-зарларны 
Күрергә язмасын балаларыңның. 
Сәламәтлек, шатлык, бәхет белән, 
Терәк булып безнең иңнәргә, 
Пар канатлар булып әти белән 
Атлагыз сез алгы көндә дә. 

Иң изге теләкләр белән, сиңа хәерле, бәрәкәтле гомер теләп: балаларың, кияү-киленнәрең, оныкларың, оныкчыкларың. Бу котлауга әтиебез дә кушыла.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев