Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Мөрәле авылында гомер итүче әниебез, дәү әниебез Сания Сәетша кызы Тимуршинаның 4 апрельдә олуг юбилее – 80 яшь тула.

04 апреля 2020, 07:58

689

0

1

Мөрәле авылында гомер итүче әниебез, дәү әниебез Сания Сәетша кызы Тимуршинаның 4 апрельдә олуг юбилее – 80 яшь тула.

Әниебез!Сиңа исәнлек-саулык, озын гомер, ак бәхетләр генә теләп калабыз.
Сөеклебез, кадерлебез,
Газизебез безнең син.
Безнең өчен бу дөньяда
Күпме михнәт күрдең син.
Ачуланма, сине, әнкәй,
Утыртмадык тәхеткә.
Барысы өчен рәхмәт сиңа,
Яшә безнең бәхеткә!
Картайтмасын сине еллар,
Гомер алга барса да.
Өебезнең күрке булып
Яшә безнең арада.
Чәчләрең ак, тик йөрәгең
Мәңге яшь булып калсын.
Картлык килсә килсен, әйдә,
Тик кайгы картайтмасын.
Син безне сөеп үстердең,
Йөрәк җылыңны бирдең.
Хәтта үзең турыңда да
Кайчак оныта идең.
Барысы өчен рәхмәт сиңа,
Син – кадерле кешебез.
Аз булыр күк нишләсәк тә
Бүген синең өчен без.
Әле тагын бик күп еллар
Нык типсен синең йөрәк.
Син – безнең бердәнберебез,
Син әле безгә бик кирәк!

Иң изге теләкләр белән: барлык балаларың, киленнәрең, оныкларың исеменнән, кызың Роза, киявең Ринат, оныкларың Эльвина, Динар, оныкчыгың Азалия.
 

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев