Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Мөрәле авылында яшәүче кадерле кешебез Фәргать Хәлил улы Сибгатовның гомер бәйрәме – 70 яшьлек юбилее

    --, 21 гыйнвар 2022 - 10:40
    157
    0
    0

    Кадерле тормыш иптәшем, сөекле әтиебез, яраткан дәү әтиебез! Син безнең йөрәк түрендәге иң якты, иң газиз, саф күңелле, гадел, намуслы, тырыш, ярдәмчел, игелекле кеше. Үз гомереңне намуслы хезмәткә багышлап, зур уңышларга ирешеп эшләгәнең өчен бирелгән күпсанлы Мактау кәгазьләре шуның ачык дәлиле. Кешелекле, игътибарлы, ярдәмчел кеше буларак, зур ихтирам, хөрмәт яуладың. Тынгы күрмәгән йөрәгең нык итеп яшәргә талпынып типсен иде. Күңелеңнән иман, йөзеңнән елмаю китмәсен. Игелекле җан иясе булып, һәрчак шулай башкаларга яхшылык үрнәге күрсәтеп яшә! Алдагы көннәреңдә дә йортыбызның нуры, тормышыбызның терәге, бер-беребезгә куаныч, таяныч булып, озак еллар бергә-бергә яшәргә язсын Ходай. Сиңа дөньядагы иң зур байлык – саулык телибез, җан тынычлыгы, күңел көрлеге, бәхетле тыныч тормышта яшәргә насыйп итсен.
    Дөньяларда яшәү – зур бәхет ул!
    Кадерләрен белеп яшәсәк.
    Тормыш ваклыгыннан өстен булып,
    Шөкер итеп гомер кичерсәк.
    Йөрәгеңә җыйган яхшылыклар,
    Изгелекләр булып кайтсыннар.
    Туар таңнар алып килсен сиңа
    Сәламәтлек, бары шатлыклар!

    Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең Әлфия, балаларың Эльвира-Эльмир, Айрат-Гүзәл, Алмаз-Альбина, оныкларың Айгөл, Азалия, Адилә, Әмир, Альмира, Ринат.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: