Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Мөрәле авылында яшәүче тормыш иптәшем, әтиебез ФӘНИС ГАЗИЗУЛЛА УЛЫ ХӘМИДУЛЛИННЫҢ 14 гыйнварда 60 яшьлек юбилее

14 января 2020, 09:40

812

0

0

Мөрәле авылында яшәүче тормыш иптәшем, әтиебез ФӘНИС ГАЗИЗУЛЛА УЛЫ ХӘМИДУЛЛИННЫҢ 14 гыйнварда 60 яшьлек юбилее

Кадерлебез! Сине юбилеең белән ихлас күңелдән котлыйбыз һәм иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз. Зур байлык – сәламәтлек сине бер дә ташламасын, җан тынычлыгы, бәхет-шатлык¬ларга күмелеп, озын-озак яшәвеңне телибез. Бүгенгедәй тормыш гамен, яшәү тәмен җуймыча, көр күңелеңне югалтмыйча яшә. Тормыш дәрьясында очар канатларыбыз талмасын, гомер көзләребезгә кадәр парлап, күңел дөньябызга яшәү ямен өстәп, сабырлык тулы йөрәгеңдә җылы арттырып, балалар, оныклар, туганнар янәшәсендә саулык-сөенечләр тулы, озын гомер чакрымнарын сагышларсыз, кайгыларсыз бергәләп кичерергә насыйп булсын, бәхетле елларыбыз өстәлеп торсын. 
Гомер юлың озын-озак булсын, 
Тигез тормыш аны бизәсен. 
Гомерләрең бәхет белән үтсен, 
Авырлыклар бер дә килмәсен. 
Алдагы көннәрдә дә бәхетебез 
Булсын иде тулы, түгәрәк. 
Синнән җылы алып һаман шулай, 
Гомер кичсәк иде бергәләп. 


Изге теләкләр белән: тормыш иптәшең Зөлфия, улың Фәрит, кызың Венера, киявең Ришат, оныкларың Зәринә, Раян, кода-кодагыең, барлык туган-нарың. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев