Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Олы Кайбыч авылында гомер итүче безнең өчен бик кадерле кешебез – тормыш иптәшем, газиз әниебез Нурия Салих кызы Сафинаның 8 октябрьдә 55 яшьлек юбилее

08 октября 2020, 07:49

1286

0

0

Олы Кайбыч авылында гомер итүче безнең өчен бик кадерле кешебез – тормыш иптәшем, газиз әниебез Нурия Салих кызы Сафинаның 8 октябрьдә 55 яшьлек юбилее

Кадерлебез! Сине олуг бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйбыз һәм йөрәк түреннән чыккан иң якты, изге теләкләрне юллыйбыз. Көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел булып кал, бәхетле һәм сәламәт бул. Уй-теләкләрең тиң, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын! Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, гаилә шатлыгы, якыннарыңның игелеген күреп яшәвеңне телибез. Ныклы тазалык, ак бәхетләр, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, эшеңдә зурдан-зур уңышлар, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа. Һәр вакытта да шулай шат, изге күңелле, көләч йөзле булып кал.
Күңелең киң, җаның олы синең,
Күпме кеше сиңа соклана.
Безнең җанга шатлык өстәр өчен
Килгәнсең син якты дөньяга.
Без телибез сиңа һәрвакытта
Яшәү көче, бетмәс егәрлек.
Рухи ныклык, сәламәтлек бирсен Ходай,
Гомер тауларына менәрлек.

Сине яратып: тормыш иптәшең Илдар, кызларың Наилә, Алсу.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X