Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Олы Кайбыч авылында гомер итүче безнең өчен иң кадерле кешебез – әниебез Рушания Хабибулла кызы Миңнуллинаның 10 сентябрьдә 60 яшьлек юбилее.

10 сентября 2019, 08:42

836

0

0

Олы Кайбыч авылында гомер итүче безнең өчен иң кадерле кешебез – әниебез Рушания Хабибулла кызы Миңнуллинаның 10 сентябрьдә 60 яшьлек юбилее.

Газиз кешебез! Бүгенге көндә әни дип әйтер кешебез булу - безнең өчен зур бәхет ул. Гаҗәеп сабыр, киң күңелле, кешеләргә мәрхәмәтле, бик тә ярдәмчел булуың белән безнең барыбыз өчен дә син матур үрнәк. Балаларың өчен дөньядагы йолдызларның иң яктысы, гөлләрнең иң хуш ислесе, эссе көндә күләгә, караңгы төндә якты ай, болытлы көндә нур сибүче кояш булып торасың. Безнең хакта гына уйланып, без дип борчылып, без дип шатланып, бөтен гомереңне, әни, син безгә багышлап яшисең. Без, бүген сиңа чиксез рәхмәтлебез. Сәламәтлек, күңел тынычлыгы, күтәренке кәеф һәрвакытта да юлдаш булсын сиңа. Һәрчак шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып кал.
Кадерле әниебез!
Бәйрәмеңдә иңнәреңнән кочып
Килә сине тәбрик итәсе.
Килә сиңа озын гомер теләп,
Матур сүзләр генә әйтәсе.
Җирдә булган бөтен шатлыгыңны,
Хисләреңнең иң-иң яктысын.
Йөрәк әрнүеңне, хыялыңны,
Уйларыңның иң-иң татлысын -
Тик син безгә, безгә багышладың.
Һәм бүген дә моны аклыйсың.
Йөрәкләрдән чыккан назлы сүзләр,
Күңелләрдә булган саф хисләр,
Озын гомер, шатлык, ак бәхетләр -
Безнең сиңа әйтер теләкләр.

Иң изге теләкләр белән, сиңа хәерле, бәрәкәтле гомер теләп: улларың Радик, Рамиль, киленең Рамилә, нәни кызчыгың Ләйлә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев