Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Олы Кайбыч авылында гомер итүче дөньядагы иң кадерле, иң газиз кешеләребез Гүзәл Мифтах кызы һәм Рафил Рәфыйк улы Гыйрфановларның гомер бәйрәмнәре – 50 яшьлек юбилейлары

10 июля 2019, 08:40

795

0

0

Олы Кайбыч авылында гомер итүче дөньядагы иң кадерле, иң газиз кешеләребез Гүзәл Мифтах кызы һәм Рафил Рәфыйк улы Гыйрфановларның гомер бәйрәмнәре – 50 яшьлек юбилейлары

Кадерлеләребез! Кояштай илаһи бер нур чәчеп торган әниебезне, уңган-тырыш, гадел әтиебезне чын күңелебездән гомер бәйрәмнәре белән котлыйбыз, сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, җан тынычлыгы, гаилә иминлеге, бәхет-шатлыклар телибез. Авылыбыздагы иң үрнәк гаиләләрнең берсендә үсүебез белән чиксез горурланабыз. Сез һәрьяклап уңган, тырыш, гадел, сабыр. Өебезнең ишеге һәрвакыт ачык, табыныбыз мул, күңелегез киң, йөзегез якты. Сездән башка әллә нинди затлы сарайларның да яме калмый, алардан үтәли җилләр исә башлый. Ә әти-әни исән булса, карлыгач оясыдай кечкенә өй дә зиннәтле сарайдан зиннәтлерәк тоела. Гомерләрне санамыйча, бәхетле көннәрдән генә торган тормыш агымына ияреп агыйк әле, кадерлеләребез! Таңнарның алсуы, тормышның матуры әле алда булсын. 

Гаилә нигезе нык сез булганга гына, 
Рәхмәт сезнең төпле сүзегезгә. 
Безгә булган изгелегегез, игътибарыгыз 
Савап булып кайтсын үзегезгә. 
Шатлык-куанычлар, сәламәтлек, 
Сезне ташламасын гомергә. 
Йортыбызны җылытучы учак, 
Нур сибүче кояш сез безгә! 

Иң изге теләкләр белән: улларыгыз Рәмис, Рәис, әти-әниегез Рәфыйк һәм Фәридә, барлык туганнарыбыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев