Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Олы Кайбыч авылында гомер итүче газиз кешебез, кадерле әниебез Илсөяр Әгъзаметдин кызы Зиннәтуллина 5 июльдә 65 яшьлек күркәм юбилеен бәйрәм итә

05 июля 2019, 08:30

727

0

0

Олы Кайбыч авылында гомер итүче газиз кешебез, кадерле әниебез Илсөяр Әгъзаметдин кызы Зиннәтуллина 5 июльдә 65 яшьлек күркәм юбилеен бәйрәм итә

Кадерлебез! Бүгенге көндә әни дип әйтер кешебез булу – безнең өчен зур бәхет ул. Тормышта үз урыныбызны табарга булышканың, яшәешнең язылмаган кануннарын өйрәткәнең өчен, без сиңа, әни, бик рәхмәтле. Әле хәзер дә безне ихлас кайгыртып, янып йөрисең, сихәтле аш-суларың белән сыйлыйсың, кояш җылысына җыелгандай синең яныңа сыенабыз. Әниебез, нинди генә матур теләкләр теләсәк тә, күңел түребездә йөрткән ярату, хөрмәт, рәхмәт хисләребезне аңлатып бирә алмабыз кебек. Син безнең тормышыбызның яме, гаиләбез күгендә балкып торучы якты кояшыбыз. Юбилеең белән котлап, озын гомер, тән сихәтлеге, саулык, күңелеңдәге җан җылысының нуры сүнмичә-сүрелмичә, без балаларыңа, оныкларыңа яшәеш чыганагы булып торуыңны телибез. 
Рәхмәт синең шәфкать тулы йөрәгеңә, 
Рәхмәт ару-талу белмәс беләгеңә. 
Рәхмәт хәстәр белән караган күзләреңә, 
Юаныч һәм шатлык биргән сүзләреңә. 
Кабул ит син безнең ихлас теләкләрне, 
Сәламәт бул, рухың һәрчак көчле булсын. 
Шатландырып, җилкендереп йөрәкләрне 
Күңелеңдә бәхет хисе ташып торсын. 

Иң изге теләкләр белән: улың Илшат, киленең Ләйсән, оныкларың Илназ, Ләйлә, Лиана. Бу котлауга кызың Айгөл, киявең Алмаз, оныгың Зәринә, кодагыйларың, 
барлык туганнарың да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев