Олы Кайбыч авылында гомер итүче газиз кешебез, кадерле әтиебез, дәү әтиебез Рифкать Нурулла улы Басыйровны 65 яшьлек юбилее белән ихлас йөрәктән кайнар тәбриклибез
Кадерлебез! Син безнең таянычыбыз да, ышанычыбыз да, киңәшчебез дә. Барысы өчен дә мең рәхмәтләр әйтеп, ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, шатлык-куанычлар белән тулы бәрәкәтле озын гомер телибез сиңа. Киләчәктә дә әни белән бер-берегезгә терәк булып, безнең кадерле әтиебез, оныкларыңның яраткан дәү әтиләре булып, бергә-бергә тынычлыкта, муллыкта, саулыкта яшәргә язсын.
Алтмыш биш яшь – яшь мени ул,
Йөзе дә аның чик түгел.
Күпме генә яшәсәң дә,
Яшәүдән туймый күңел.
Әтиебез, синең юлларыңа,
Бәхетләр яуса иде.
Безнең өчен һәрчак шулай
Яшь булып калсаң иде!
Сине бик тә яратып һәм олы рәхмәтләр белән: улларың Фиргать, Ринат, киленнәрең Ләйсән, Валентина, оныкларың Фаяз, Фирүзә, Руслан. Бу котлау га тормыш иптәшең Фәридә дә кушыла.
Нет комментариев