Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Олы Кайбыч авылында гомер итүче иң кадерле, газиз кешебез – сөекле әние­без РОЗА РАХМАН КЫЗЫ ГЫЙМРАНОВАГА 2 ноябрьдә 80 яшь тула

02 ноября 2019, 09:24

716

0

0

Олы Кайбыч авылында гомер итүче иң кадерле, газиз кешебез – сөекле әние­без РОЗА РАХМАН КЫЗЫ ГЫЙМРАНОВАГА 2 ноябрьдә 80 яшь тула

Киң күңелле, олы йөрәкле әниебезне чын күңелдән туган көне – юбилее белән кайнар котлап, көндәлек тормышта җиткерә алмаган назлы сүзләребезне, йөрәк хисебезне, олы рәхмәтебезне әйтәбез. Туган нигезебезне яктыртып, матур, изге теләкләреңне теләп, тәмле ашларыңны пешереп, безнең өчен куанып яшәвеңне телибез. Әни, юлыңда очраган киртәләрне горур уздың, күргән кайгыларыңнан сынып-сыгылып төшмәдең. Гомереңнең кабатланмас һәр мизгеле сиңа бары тик шатлык-куанычлар, бәхетле көннәр алып килсен. Балалар дип өзелеп торуың, акыллы киңәшләрең, безне һәрчак кайгыртып торуың өчен сиңа зур рәхмәт. Синең киңәшләрең безгә дөньяның бар байлыгыннан да кадерлерәк. Энҗе бөртегедәй дисбеләреңә пышылдаган һәр теләгең кабул булсын. Киләчәктә дә без – балаларыңның, онык-оныкчыкларыңның кадер-хөрмәтен күреп, рәхәтләргә һәм рәхмәтләргә төренеп, бәхетле мул тормышта, тынычлыкта озак еллар гомер кичерүеңне телибез!

Гомер – чишмә, айлар, еллар ага.
Ел артыннан һаман ел уза.
Барыбызга җитә күңел назың,
Бу бит үзе бер могҗиза.
Сиңа рәхмәт сүзен, әниебез,
Белдерәбез туган көнеңдә.
Үстердең син безне, кеше итеп,
Олы рәхмәт барысы өчен дә.
Сәламәтлек бирсен Хак Тәгалә
Озак еллар укы догаңны.
Фәрештәдәй саклый алар җирдә
Гомер биргән һәрбер балаңны.

 

Иң изге теләкләр белән: кызларың Алсу, Венера, Дамирә, кияүләрең Альберт, Рамазан, Илдар, онык-оныкчыкларың

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X