Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Олы Кайбыч авылында гомер итүче кадерле кешебез Фирдинә Рәшит кызы Нигъмәтованың 19 ноябрьдә туган көне – гомер бәйрәме. 

19 ноября 2018, 08:53

921

0

0

Олы Кайбыч авылында гомер итүче кадерле кешебез Фирдинә Рәшит кызы Нигъмәтованың 19 ноябрьдә туган көне – гомер бәйрәме. 

Сөекле әниебезне 60 яшьлек юбилее белән котлыйбыз! Әни, сиңа корычтай нык сәламәтлек, озын гомер, яхшы кәеф телибез. Сиңа шушы ямьле бәйрәмеңдә меңнәрчә рәхмәт сүзләре әйтәбез. Йортыбызның нуры, тормышыбызның таянычы, терәге булып, кадер-хөрмәттә, бәхетле мул тормышта, тынычлыкта гомер итәргә язсын. Син дөньяда иң затлы, изге кешеләрнең берседер, без сине чиксез хөрмәт итәбез, чын йөрәктән яратабыз! 
Әни, диеп әйтер кешең булу 
Нинди бәхет бит ул дөньяда. 
Шатлыкларың булса – уртак була, 
Кайгыларың булса – югала. 
Уйлама әле, картаям, дип, 
Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә. 
Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең 
Урыннарың булсың гел түрдә. 
Яшә әле, әни, йөзгә кадәр, 
Шат күңелле булып гомер ит. 
Җиргә кояш ничек кирәк булса, 
Син дә безгә шулай кирәк бит. 

Әтиебез Чыңгыз, улың Раил, киленең Лилия, оныкларың Камилә һәм Зәринә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев