Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Олы Кайбыч авылында гомер итүче кадерле әниебез НАИЛӘ НУРЕТДИН КЫЗЫ ЗАКИРОВАНЫҢ 23 июньдә 65 яшьлек юбилее

    --, 23 июнь 2019 - 09:06
    244
    0
    0

    Кадерлебез! Сине гомер бәйрәмең белән ихлас күңелдән котлыйбыз! Ходай сиңа озын гомер, күңел тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек, бәрәкәтле мул тормыш насыйп итсен, күп итеп куанычлы көннәр, бәхетле мизгелләр, шатлык-сөенечләр өстәсен. Безнең өчен әниебез – дөньяда иң гүзәл, иң ка-дерле, иң изге кеше. Син безнең өчен һәрчак олы җанлы таянычыбыз, киңәшчебез, яшәү өлгебез. Әни, киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Йортыбызның нуры, тормышыбызның терәге булып, озак еллар бергә-бергә яшәргә язсын. Алдагы көннәреңдә әтиебез белән ти-гезлектә гомер итәргә, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп озак яшәргә насыйп булсын! Чиксез рәхмәтебез яусын сиңа! 
    Нигә генә тиңлик икән сине? 
    Син бит әни – тормышыбызның тиңсез бизәге! 
    Йөрәк түрләреңнән өзелеп төшкән 
    Бәгыреңнең бездер – үзәге. 
    Бераз сырлар кунган нурлы йөзең 
    Шаһитыдыр үткән елларның. 
    Учларыңда синең язылгандыр 
    Язмышлары безнең юлларның. 
    Син әниебез – тиңсез! Тиңсез йолдызга, 
    Йолдызлар бит бер мәл атыла. 
    Син атылмас якты нурыбыз безнең 
    Мәңге сүнмә! Мәңге ян гына! 

    Сине яратып: балаларың Гөлнара, Илдар-Роза, Рәмис, оныкларың Лилия, Алия, Азалия. Бу теләкләргә әтиебез Илдус та кушыла.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: