Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Олы Кайбыч авылында гомер итүче кадерле туганнарыбыз – Илүсә Илдус кызы Карипованы, Илмас Илдус улы Идиятуллинны гомер бәйрәмнәре – 50 яшьлек юбилейлары белән котлыйбыз

05 февраля 2020, 11:32

789

0

0

Олы Кайбыч авылында гомер итүче кадерле туганнарыбыз – Илүсә Илдус кызы Карипованы, Илмас Илдус улы Идиятуллинны гомер бәйрәмнәре – 50 яшьлек юбилейлары белән котлыйбыз

Кадерлебез Илүсә! Йөзеңнән һичбер вакыт ягымлы елмаю китми, тирә-юньдәгеләргә – туганнарыңа, улларыңа Илнар-Лилиягә, Илназга, оныгың Әмиргә, хезмәттәшләреңә йөрәк җылыңны, игьтибарыңны, йомшак сүзләреңне кызганмыйсың. Һәрвакыт сәламәт, көләч булып, тормыш авырлык­ларына бирешмичә, алдыңда торган мәшәкатьләреңне җиңеп, шатланып яшә. Хезмәт юлың гел шулай уңышлы үтсен. Шушы гомер бәйрәмеңдә бездән күңел җылысы, хөрмәт белән чын күңелдән әйтелгән котлау-теләкләрне кабул ит.
Күңел күгең һәрчак аяз булсын,
Читләп үтсен сагыш-борчулар.
Ныклы сәламәтлек юлдаш булсын,
Аннан кадерлерәк нәрсә бар.
Кадерлебез Илмас! Сине чын күңелдән бу олы бәйрәмең белән тәбрик итәбез. Кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел булганың өчен сине яратабыз һәм хөрмәт итәбез. Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, бәрәкәтле, сәламәт гомер, гаилә шатлыгы теләп калабыз.
Теләкләрнең кайсын теләсәк тә,
Аз булыр күк синең хөрмәткә.
Аяз булсын мәңге күңел күген –
Без калабыз шушы теләктә.

Иң изге теләкләр белән: барлык туганнарыгыз, әниегез, балалар.
 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X