Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Олы Кайбыч авылында гомер итүче кадерле туганыбыз Фатыйма Шәүкәт кызы Бикбованың 55 яшьлек юбилее. 

15 января 2019, 08:31

1119

0

2

Олы Кайбыч авылында гомер итүче кадерле туганыбыз Фатыйма Шәүкәт кызы Бикбованың 55 яшьлек юбилее. 

Газизләрдән газиз туганыбыз! Шушындый зур һәм якты бәйрәмең көнендә без сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Киң күңелле, сабыр холыклы, ачык йөзле, тәмле сүзле булуың, тырышлыгың белән күпләрнең ихтирамын яулап, хезмәт юлын һәркем сокланырлык итеп үтеп киләсең син үзеңнең бу бәйрәмеңә. Тормыш авырлыкларын җиңә барып, гаиләңне, туганнарыңны кайгыртып яшисен, кешеләргә изгелек эшләүне максат итеп куеп, башкарган хезмәтеңнән тәм һәм ямь табып яшәүче зур хөрмәткә лаек кешебез син безнең. Без сине ихлас күңелебездән ихтирам итәбез һәм яратабыз. Сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме — алдагы гомер елларыңда тормыш иптәшең, энебез Минхәлим белән озак еллар парлап канат кагуыгызны, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете телибез. Киләчәктә кызларың-йолдызларың Айгөл һәм Айсылуның рәхәтен күреп яшәргә насыйп итсен. Йортыгыз һәрчак нурлы булсын, куанычлар белән тулсын. 
Кабул ит син безнең ихлас теләкләрне, 
Сәламәт бул, рухың һәрчак көчле булсын. 
Шатландырып, җилкендереп йөрәкләрне 
Күңелеңдә бәхет хисе ташып торсын. 
Килер еллар озын гомер бүләк итсен, 
Безнең өчен бик тә якын, кадерле син. 
Һәр яңа көн сине кабат сөендерсен, 
Уңышларның яңаларын алып килсен! 

Тирән хөрмәт белән: Чүтидән Рауза апаң, улым Марат, кызым Гүзәл, Һарун, Равил абыйларың, барлык туганнарың.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев