Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Олы Кайбыч авылында гомер итүче әтиебез Равил Гәләтдин улы Хәйретдиновка 24 октябрьдә 85 яшь тула

    --, 24 октябрь 2019 - 08:47
    129
    0
    0

    Аның балачагы дәһшәтле сугыш елларына барып тоташа. Ач-ялангач, суык өйләр, әтисе сугышта хәбәрсез югалулар, барысы да әтиебез башыннан үткән. Әниебез белән бергә өч баланы үстереп, тормыш юлына бас­тырып, тату, тырыш гаилә булып яшәделәр. Әтиебез бүгенге көндә дә йортыбызны саклап, барлап тора. Әйе, күпме ак буранлы кышлар, гөрләвекле язлар, җиләкле, күбәләкле җәйләр һәм алтын күлмәкле, кызыл алкалы көзләр аша үткән аның гомере. Әтиебез көзләре дә шуңа охшаган. Көзләр кебек аның рухи дөньясы бай, көзге яңгырдай үзе юмарт. Бакчасында соңгы көзгә кадәр алсу алмалар елмая, бакча тулы яшелчә, барысы да әтиебез хезмәте. Менә шулай сау-сәламәт булып, безне һәрчак каршы алып, куандырып тагын яшәсәң иде, кадерле әтиебез. Олы бәйрәмең белән сине тәбрик итәбез. Гомер кояшы, таң аткан күренешне хәтерләтеп, тирә-якка җылылык, нур сибеп торсын иде.
    Әти, тормышыбызда маяк булдың
    Горурланып яшибез бүген дә.
    Кояш кебек балкып торасың
    Гаиләбезнең күгендә.
    Рәхмәтлебез, әти, сиңа
    Тормышта терәк булганга.
    Без бәхетле барыбыз да
    Өебездә әле син булганга.
    Әти-әни хакы –тәңре хакы, диләр
    Яшәрбез шуңа ышанып.
    Авырлыклар килсә тормышта
    Яшибез, әти, синнән көч алып.

    Иң изге теләкләр белән: өч балаң, киленнәрең, кияүләрең, онык-оныкчыкларың һәм алма апа.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: