Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Олы Кайбыч авылында гомер итүче тормыш иптәшем, газиз әтиебез Минхәлим Мингали улы Бикбовның 20 июльдә 60 яшьлек юбилее

20 июля 2020, 08:03

741

0

0

Олы Кайбыч авылында гомер итүче тормыш иптәшем, газиз әтиебез Минхәлим Мингали улы Бикбовның 20 июльдә 60 яшьлек юбилее

Кадерлебез! Зур юбилеең уңаеннан без сиңа кайнар котлауларыбызны һәм зур рәхмәтләребезне юллыйбыз. Бүгенге көнгә кадәр матур гаилә булып, йөрәкләребездә җылы арттырып, якыннарыбызны сөендереп, иңне-иңгә куеп, тормыш чәчәкләребез – ике кызыбызны бәхет-сәгадәттә яшәтүче ныклы терәк без. Әти! Синең тырышлыгың белән без ныклы нигезле, түгәрәк табынлы өйдә, тату гаиләдә үстек. Син, әти, безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез булдың. Тормыш авырлыкларын җиңә килгәнсең, безгә, туганнарыңа сабырлык, изгелек, шәфкатьлелек үрнәге күрсәтеп яшисең. Янәшәңдә үзенең сабырлыгы, тырышлыгы һәм күркәм сыйфатлары белән синең күңелеңне яулаган тормыш иптәшең – әниебез бар. Ата-ана һәм туган кадерен белергә өйрәткәнегез, туган нигезгә кайтканда кочак җәеп каршы алуыгыз өчен бик зур рәхмәт сезгә! Өебез һәрчак ямьле, ризыклы булсын, әни белән бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып, саулыкта, бәхеттә озак гомер итегез.
Әтиләр бит кырыс була, диләр,
Юк ла инде, дөрес әйтмиләр.
Зур йөрәкле, сабыр, яратучан
Синдәй була чып-чын әтиләр.
Бәхетле без, чиксез бәхетле,
“Әти” дип, сөеп дәшәбез.
Зур таяныч, ныклы терәк бит син,
Син бит безнең яшәү мәгънәбез.
Үткән еллар, әйдә, үтә бирсен,
Алдагысы булсын гомерле.
Бүгенгедәй бәхет тулы көннәр,
Бизәсеннәр безнең гомерне.

Безне куандырып яшәсәң иде, дигән теләктә: кызларың Айгөл, Айсылу һәм әниебез Фатыйма.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев