Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Олы Кайбыч авылында гомер кичерүче кадерле әниебез, дәү әниебез – Фәһимә Сәлах кызы Әхмәдуллинаның 25 мартта 90 яшьлек юбилее

25 марта 2019, 08:25

1159

0

0

Олы Кайбыч авылында гомер кичерүче кадерле әниебез, дәү әниебез – Фәһимә Сәлах кызы Әхмәдуллинаның 25 мартта 90 яшьлек юбилее

Газиз әниебез, яраткан дәү әниебез! Сине олуг юбилеең белән чын күңелебездән котлыйбыз һәм изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз. Без, балаларың һәм онык-оныкчыкларың, синең белән чиксез горурланабыз, төп нигезебезнең гаилә учагын йөрәк җылың белән яктыртып торуыңа шатланабыз, һәркемнең күңеленә юл таба белүеңнән үрнәк алабыз. Үзеңнең кылган гамәлләрең, яшәү рәвешең белән безгә хезмәт сөючәнлек, тормыш зирәклеге, бары тик яхшылык кына кылу сыйфатларын сеңдердең. Киләчәктә дә исәнлектә балаларыңа кадерле әни, оныкларыңа яраткан дәү әни, туганнар арасында нәселебезнең нык чылбырын өзмичә, Аллаһы Тәгалә биргән һәр минутка шатланып яшәргә язсын. Без сине бик яратабыз!
Ак бәхетләр юлдаш булсын сиңа,
Көннәреңне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек – үзе бәхет бит ул,
Ходай шуннан мәхрүм итмәсен.

 

Иң изге теләкләр белән: балаларың, онык-оныкчыкларың исеменнән оныгың Ләйсән – Фиргать, оныкчыкларын Фаяз, Фирүзә.
 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев