Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Олы Кайбыч авылында яшәүче дөньядагы иң газиз кешебез Мәдинә Газизулла кызы Галиәскәрованың 22 июльдә 60 яшьлек юбилее

    --, 22 июль 2020 - 08:32
    271
    0
    0

    Кадерле әниебез! Бу дөньяда син безнең иң кадерле кешебез. Сине күркәм бәйрәмең белән чын күңелебездән котлыйбыз һәм иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Әниебез! Без синең белән горурланабыз, төп нигезебезнең гаилә учагын йөрәк җылың белән яктыртып торуыңа шатланабыз. Сәламәт булып, әтиебез белән тигезлектә озак еллар яшәргә язсын сезгә! Балалар, дип өзелеп торуың, акыллы киңәшләрең өчен рәхмәт сиңа! Без һәрчак синең кайгыртуыңны тоеп яшибез. Тагын күп тапкырлар күркәм юбилейларыңны әтиебез белән пар канатлы булып, балаларың, якыннарың янәшәсендә бәйрәм итәргә язсын. Бүгенгедәй тормыш гамен, яшәү тәмен, күңел көрлегеңне җуймыйча яшә!
    Җылы тәрбияңне тоеп үстек,
    Иңнәреңне куеп атлыйсың.
    Сыендырып канат асларыңа,
    Җил-давылдан безне саклыйсың.
    Мәрхәмәтлек, изгелекне сиңа
    Ходай бүләк иткән туганда.
    Күңел назларыбыз сиңа булсын.
    Бик бәхетле без син булганга!

    Иң изге теләкләр белән, сине яратып: тормыш иптәшең Ринат, кызың Ләйсән, улың Наил, барлык туганнар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: