Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Олы Кайбыч авылында яшәүче дөньядагы иң газиз кешебез Талия Галимулла кызы Шиһмуратова ямьле җәй аенда – 11 июльдә 55 яшьлек юбилеен каршылый.

11 июля 2020, 08:42

590

0

1

Олы Кайбыч авылында яшәүче дөньядагы иң газиз кешебез Талия Галимулла кызы Шиһмуратова ямьле җәй аенда – 11 июльдә 55 яшьлек юбилеен каршылый.

Кадерлебез, сине чын күңелдән гомер бәйрәмең белән тәбрик итәбез! Без си не чиксез яратабыз! Сиңа барысы-барысы өчен дә рәхмәт әйтәбез! Дөньяда синең кебек мәрхәмәтле, сабыр, изге аналар күп булса, һичшиксез, аның берсе син – әниебез. Газизебез, син безнең өчен гомеребез буена нык лы терәк. Балаларыңны игътибарың белән урап, күңел яктылыгыңны биреп, тормышыбызны мул һәм тулы итәргә тырышып яшәдең, яшисең. Оныкларыңа сабырлык, кешелеклелек, гаделлек өлгесе син, ана назы бирүче дә син. Киләчәктә дә әти белән бергәләп, тормышта салган эзегезнең яктылыгына, уңышларына куанып, әле күп еллар исән-имин булып, безне сөендереп, сәламәтлек белән яшәвегезне телибез. Һәр көнегез шатлыкта үтсен, йортыбызның утын сүндермичә, яшәүдән ямь табып, тормышыбызның таянычы, терәге булып, кадер-хөрмәттә, тигезлектә, бәхетле мул тормышта, тынычлыкта озак еллар гомер кичерергә язсын сезгә!
Җир йөзенең бөтен матурлыгын,
Килә, әни, бүләк итәсе.
Дөньядагы матур сүзләрнең дә,
Иң җылысын сиңа әйтәсе.
Син булганга, әни, без бәхетле,
Синең белән якты көнебез,
Безнең белән син дә сәламәт бул,
Озын гомер сиңа телибез.

Сине хөрмәт итеп, яратып: улың Рушан, кызың Айгөл, оныкларың Раяз, Айнур, Азалия. Котлауга әтиебез Әлфит һәм барлык туганнар да кушыла.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев