Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Олы Кайбыч авылында яшәүче газиз кешебез, әниебез РАВИЛӘ ГАЛИМҖАН КЫЗЫ ЗӘЙНУЛЛИНАНЫҢ 27 апрельдә туган көне – 60 яшьлек юбилее. 

27 апреля 2019, 12:11

970

0

0

Олы Кайбыч авылында яшәүче газиз кешебез, әниебез РАВИЛӘ ГАЛИМҖАН КЫЗЫ ЗӘЙНУЛЛИНАНЫҢ 27 апрельдә туган көне – 60 яшьлек юбилее. 

Кадерлебез безнең! Сине чын күңелебездән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Син – иң мәрхәмәтле, иң әйбәт, сөйкемле әни, әтиебезнең яраткан тормыш юлдашы, оныкларыңның назлы дәү әнисе. Гомер буе синең җылы кочагыңа сыенып яшибез, аннан иркенлек, тынычлык алабыз. Алга таба да Ходай синең җылы назыңнан аермаса иде, әниебез! Исәнлек-саулык, күңел ты-нычлыгы, бәхет-шатлык беркайчан да ташламасын үзеңне. Туган нигезебезгә бәла-казалар кермәсен, гөрләшеп, муллыкта, җан рәхәтендә яшәргә язсын. 
Алтмышынчы тапкыр язлар сиңа 
Бүләк итә гомер гөлләрен. 
Бәхет белән тулсын тормышың, 
Котлы булсын туган көннәрең. 
Әти белән тигез яшәгез сез, 
Ничек матур парлап йөргәндә! 
Шулай бергә каршы алыгыз сез, 
Без сагынып кайтып кергәндә. 
 

Сине яратып, хөрмәт итеп: тормыш иптәшең Рафис, балаларың Рәмис-Эльвира, Рамилә-Илфир, оныкларың Раил, Диләрә, Ильмир, Зәмирә. Теләкләребезгә кода-кодагыйларың да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев