Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Олы Кайбыч авылында яшәүче кадерле әниебез, дәү әниебез Рәзинә Габделһадый кызы Галиуллинаның 23 мартта туган көне

23 марта 2019, 08:06

1148

0

0

Олы Кайбыч авылында яшәүче кадерле әниебез, дәү әниебез Рәзинә Габделһадый кызы Галиуллинаның 23 мартта туган көне

Гомерләрең булсын бәхетле, 
Бәхетләрең булсын гомерле. 
Җирдә булган бөтен изгелекне 
Бирсен Ходай сиңа бу көнне! 
Котлы булсын, әни, туган көнең, 
Озак яшә, бул син бәхетле. 
Яныбызда син булганда гына 
Табып була олы бәхетне. 
Дәү әни, диеп әйтер кешең булу 
Нинди бәхет бит ул дөньяда. 
Шатлыкларың булса – уртак була, 
Кайгыларың булса – югала. 
Уйлама әле, картаям, дип, 
Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә. 
Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең, 
Урыннарың булсын гел түрдә. 
Сиңа рәхмәт сүзен, әниебез, 
Белдерәбез туган көнеңдә. 
Үстердең син безне, кеше итеп, 
Олы рәхмәт барысы өчен дә. 

Иң изге теләкләр белән: улларың Ильяс, Илһам, киленең Адилә, оныкларың  Азамат, Инсаф һәм Ясмин.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X