Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Олы Кайбыч авылында яшәүче кадерле әниебез Валентина (Вәсилә) Полиевкт кызы Сәлахиевага 1 июньдә 80 яшь тулды

01 июня 2020, 08:38

876

0

0

Олы Кайбыч авылында яшәүче кадерле әниебез Валентина (Вәсилә) Полиевкт кызы Сәлахиевага 1 июньдә 80 яшь тулды

Безнең өчен тормыш маягы булган иң газиз кешебез, сөекле әние­без! Сине олуг юбилеен белән чын күңелебездән котлыйбыз. Без, балаларың һәм оныкларың, синең белән чиксез горурланабыз, төп нигезебезнең гаилә учагын йөрәк җылың белән яктыртып торуыңа шатланабыз, һәркемнең күңеленә юл таба белүеңнән үрнәк алабыз. Үзеңнең кылган гамәлләрең, яшәү рәвешең белән безгә хезмәт сөючәнлек, тормыш зирәклеге, бары тик яхшылык кына кылу сыйфатларын сеңдердең. Киләчәктә дә исәнлектә балаларыңа кадерле әни, оныкларыңа яраткан дәү әни, тирә- күршегә киңәшче, туганнар арасында нәселебезнең нык чылбырын өзмичә, Аллаһы Тәгалә биргән һәр минутка шатланып яшәргә язсын. Без сине бик яратабыз!
Ак яулыкта күңел чисталыгың,
Гомерең узган хезмәт кырында.
Сабырлыгың белән юк иткәнсең,
Киртәләрне тормыш юлыңда.
Син булганга әни без бәхетле,
Синең белән якты көнебез,
Безнең белән синдә сәламәт бул
Озын гомер сиңа телибез.
Иң изге теләкләр белән: кызың Гүзәлия, улың Фәнис, киленең Гөлназ, оныкларың Мәдинә, Мәрьям, Данис-Лилия, Илназ.
 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев