Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Олы Кайбыч авылында яшәүче кадерле әтиебез Илфат Сәлимхан улы Шәрәфиевның 11 сентябрьдә 60 яшьлек юбилее

11 сентября 2018, 13:17

908

0

1

Олы Кайбыч авылында яшәүче кадерле әтиебез Илфат Сәлимхан улы Шәрәфиевның  11 сентябрьдә 60 яшьлек юбилее

Кадерле әтиебез! Зур һәм якты бәйрәмең көнендә без сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Сентябрь ае яфракларны алтын төскә буя­ган, кызыл алмаларны мулдан биргән вакытта дөньяга килгән әтиебез – безнең горурлыгыбыз ул. Имәндәй ныклы ихтыяр көченә ия, һәр кылган гамәле белән безгә үрнәк, хезмәт ярата, туганнарның кадерен белеп яши. Ул вакытын да, көчен дә кызганмыйча эшләүче, кешелекле, ярдәмчел, зыялы шәхес. Безгә күрсәткән хөрмәтең, кайгыртучанлыгың, яхшылыклыкларың, дөрес киңәшләрең өчен сиңа бик рәхмәтлебез. Син булганга без ашыкынып өйгә кайтабыз, тыныч күңел белән кабат юлга кузгалабыз. Алдагы көннәреңдә дә сау-сәламәт булып, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын сиңа! 
Рәхмәт, әти, бу дөньяда 
Булганың өчен рәхмәт. 
Безне саклап, яклап торган 
Кулларың өчен рәхмәт. 
“Гомерләр су кебек, су кебек... 
Ургылып ага бит”, – димә син. 
Бу тормыш диңгезен кичәрлек 
Ак җилкән куелган көймә син. 

Иң изге теләкләр белән: улың Айдар, киленең Фәнзилә, оныкларың Азизә, Данил, Диләрә, кода-кодагыең. 

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев