Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Олы Кайбыч авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, газиз әниебез Ризидә Рафаил кызы Гарифуллинаның 20 ноябрьдә 55 яшьлек юбилее.

20 ноября 2018, 08:48

1095

0

0

Олы Кайбыч авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, газиз әниебез Ризидә Рафаил кызы Гарифуллинаның 20 ноябрьдә 55 яшьлек юбилее.

Газиз кешебез! Сине гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Сиңа аяз күк йөзе, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телибез. Син – гаиләбезнең ышанычлы терәге, киңәшчесе, йозагы. Үзеңнең төпле киңәшләрең белән ярдәм итәсең, күңел җылыңны һәркемгә җиткерәсең. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледән-кадерле син. Һәрвакыт шулай изгелекле, игелекле, көләч йөзле, көчле рухлы булып кал. Ходай насыйп итеп, сиңа алдагы көннәреңдә дә сәламәтлек белән гомер итәргә, балаларыңның, оныкларыңның, туганнарыңның шатлыкларына сөенеп яшәргә язсын иде. Рәхмәт сиңа барысы өчен дә. 
Котлы булсын туган көнең, 
Озак яшә, бул син бәхетле. 
Яныбызда син булганда гына, 
Табып була олы бәхетне. 
Кояшныкы кебек булсын гомерең, 
Күзләреңдә нурлар сүнмәсен. 
Бүгенгедәй шат елмайган йөзең 
Кайгы чаткылары күрмәсен! 

Әтиебез Рифат, улың Ранил, киленең Диләрә, кызың Лилия, киявең Раил, оныкларың Камилә, Зәринә, Ралина, Кәрим.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев