Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Олы Кайбыч авылында яшәүче кадерлебез Гөлшат Мирхәт кызы Садыйкова бу көннәрдә үзенә генә хас бәйрәмен - туган көнен бәйрәм итә

01 октября 2019, 09:08

771

0

0

Олы Кайбыч авылында яшәүче кадерлебез Гөлшат Мирхәт кызы Садыйкова бу көннәрдә үзенә генә хас бәйрәмен - туган көнен бәйрәм итә

Гомернең уртасына җиткәч, кешенең үткән юлына берникадәр нәтиҗә ясала. Гөлшатыбызның үткән юлы үрнәк алырлык. Ул яраткан һәм кадерле кыз туганыбыз, сөекле әни һәм хатын, уңган килен, ягымлы каенана, йомшак дәү әни, тырыш, акыллы хезмәткәр, гадел җитәкче. Кешенең гомер юлына хас бар этабын да үтеп, кайсысына гына тукталсак та матур, сокланырлык булуы белән аерылып тора. 1987 елдан бирле бер урында эшләү дә күп нәрсә турында сөйли! Гадилеге, гаделлеге белән абруйлы ул! 
Хөрмәтлебез! Сиңа җир йөзендәге барлык изге теләкләрне җиткерәбез:саулыкта, тигезлектә, бәхеттә, муллыкта, бәрәкәттә дәвам итсен озын-озак гомер юлың! 
Без телибез сиңа 
Көннәрнең яктысын. 
Төннәрнең айлысын. 
Күрмәсен башкаең 
Ялгызлык хәсрәтен. 
Балалар кайгысын. 

Изге теләкләрне әниебез, туганнары, Рәмис җизнәбез, балалары, кода-кодагыйлары юллап кала.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев