Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбенең математика укытучысы Ләлә Гарәфетдинованың олуг юбилее – 60 яшь

    --, 4 апрель 2022 - 08:25
    149
    0
    0

    Ничек рәхәт! Синең хезмәтеңә
    Чын күңелдән «Рәхмәт!» –дисәләр.
    Вөҗданың пакь, намусың саф булып,
    Хезмәтеңә башын исәләр.
    Гомерен туган җиренә, туган авылы мәктәбенә багышлаган шәхесләр белән чиксез горурланабыз. Хезмәттәшебез Ләлә Габдуллаҗановна да, югары уку йортын тәмамлап, үзе белем алган мәктәптә хезмәт куючы олы җанлы педагог. Аның һәр кагыйдәне укучыларга барып җитәрлек итеп аңлатуы, пөхтәлеге, төгәллеге барыбызны да сокландыра. Әйе, кеше яшәгән саен зирәгәя, тәҗрибә туплый. Нәкъ менә аның кебек тормышчан, олы җанлы, хөрмәткә лаек, төпле акыллы, һәрвакыт киңәшкә, ярдәмгә әзер кешегә әйләнә. Сез бүген, Ләлә Габдуллаҗановна, яраткан балаларыгызның таянычы, кадерлесе, туганнарыгызның хөрмәтле, үрнәк өлгесе булып, гомер көзегезгә аяк басасыз. Матур да, җылы да, мул да, югалтусыз да булсын әлеге чор. Сау-сәламәт булып, матур гомер кичерергә язсын сезгә.

    Иң изге теләкләр белән: Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбе коллективы.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: