Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Олы Кайбычта яшәүче кадерле кызым Зөлфия Мансур кызы Яруллинаның 24 августта олуг юбилее – аңа 55 яшь

24 августа 2019, 08:14

814

0

0

Олы Кайбычта яшәүче кадерле кызым Зөлфия Мансур кызы Яруллинаның 24 августта олуг юбилее – аңа 55 яшь

Әлеге матур юбилеең уңаеннан, сиңа теләкләрнең иң изгеләрен генә ирештерәсем килә: саулыкның ныгын, гомернең озынын, сөенечләрнең олысын. Ходай шулай насыйп иткән: без кызым гаиләсе белән янәшә күршеләр булып яшибез. Көненә әллә ничә тапкыр кереп хәлемне белешәсез, тәмле ризыкларыгыз белән сыйлыйсыз, бергә-бергә бик матур гомер кичерәбез. Калган балаларым кебек Зөлфиякәем дә ана кадерен белә торган олы йөрәкле кеше. Тормыш иптәшең Рәмис белән тигез парлы тормыш юллары бирсен Ходай. Әтиегез Мансур белән без биргән тәрбияне хәзер үз балаларыгызга иңдерәсез. Алар да, алларына зур максатлар куеп, заман белән бергә атлыйлар. Киләчәктә дә өч балаңның, оныкларыңның игелекләрен күрергә язсын. Зөлфия! Озак еллар буена авыр һәм җаваплы хезмәттә булган - йөзләгән балаларга белем һәм тәрбия биргән олуг мөгаллим син. Ә хәзер укучыларыңны балалар сәнгать мәктәбендә музыка дөньясына алып керәсең. 
Якты, нәфис, мөлаем, чибәр, зәвыклы, эрудицияле, кешеләргә ярдәмчел һәм ачык күңелле, аш-суга оста ул безнең Зөлфия! Аны шушы сыйфатлары өчен яратабыз да инде! Хатын-кызлар галәменең нур чәчеп торучы асыл бер заты, син кызым! Чәчәкләр, елмаюлар, бик күп сөенечле мизгелләр телибез! Кайда да, кайчан да шатлык бәйләме – Бәхет һәрчак елмайсын үзеңә! 
Кешелекнең үрнәк өлгесе син, 
Төгәл, пөхтә, уңган, сөкемле. 
Хатын-кызның бөтен күркәмлеген 
Сиңа җыеп биргән шикелле. 
Үз-үзеңә юл ярасын син, 
Борчымыйсың һич тә беркемне. 
Характерың ныклы, көчле, 
Яратмыйсың читтән терәүне. 
Җир йөзенең бөтен матурлыгын 
Килә сиңа бүләк итәсе. 
Дөньядагы иң матур сүзләрнең 
Иң җылысын сиңа әйтәсе. 

Иң изге теләкләрең белән: әниең Әлфия Закирова.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев