Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Олы Тәрбит авылында гомер итүче, безнең өчен бик кадерле әтиебез Николай Павлович Соколовның 26 апрельдә 85 яшьлек олы юбилее

26 апреля 2018, 11:12

916

0

0

Олы Тәрбит авылында гомер итүче, безнең өчен бик кадерле әтиебез Николай Павлович Соколовның 26 апрельдә 85 яшьлек олы юбилее

Кадерле әтиебез! Шушындый зур һәм якты бәйрәмең көнендә без сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме – алдагы гомер елларыңда тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын! Әниебез белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканың, яратып-сөеп, аталарча кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең, туган нигезгә кайтканда кочак җәеп каршы алуың өчен зур рәхмәт сиңа, әти. Өебез һәрвакыт ямьле, ризыклы булсын, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, әни белән бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып озак гомер итегез. 
Бүген синең юбилеең, әти! 
Сиксән биш яшең – Ходай бүләге. 
Син салучы йорт нигезен, 
Әни өчен тормыш терәге. 
Син өйрәттең үз үрнәгең аша 
Бу тормышта яшәү серләрен. 
Күпме наз һәм сөю сыйдырган бит 
Безне уйлап типкән йөрәгең. 
Рәхмәт, әти, сиңа барысы өчен. 
Тәрбияңә, биргән назыңа. 
Күңел тынычлыгы юлдаш булсын 
Картлыгыңның якты язында. 
Рәхмәт, әти, безне яхшы кеше итеп, сөеп, назлап үстердең! Үрнәк булып, тормыш юлыбызда яшәү өчен безгә көч бирдең! Без сине бик яратабыз. 

Ин изге теләкләр белән: әниебез, барлык балаларың, кияү-киленнәрең, онык-оныкчык ларың исеменнән Соравылда яшәүче кызыгыз Мария.
 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев