Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Олы Тәрбит авылында яшәүче кадерле әниебез, әбиебез Галина Михайловна Уткинаны 15 октябрьдә 70 яшьлек олуг юбилее уңаеннан ихластан котлыйбыз

15 октября 2021, 09:09

473

0

0

Олы Тәрбит авылында яшәүче кадерле әниебез, әбиебез Галина Михайловна Уткинаны 15 октябрьдә 70 яшьлек олуг юбилее уңаеннан ихластан котлыйбыз

Олы җан лы, сабыр холык лы, киң кү ңелле, безгә һәр вакыт төпле киңәшләрен биреп яшәү че, «балаларым» дип өзелеп торучы кадерле кешебезгә бәхетле көннәр, күңел тынычлыгы, авыруларга бирешми яшәвен телибез. Һәрвакыт сабыр, мәрхәмәтле булып, барыбызны туплап, яратып яши белүең белән үрнәк син. Инде үсеп җитеп, үз тормышыбызны корып, әти-әни булгач та, туган өебез һаман үзенә тарта. Бу тормышның авыр мәшәкатьләреннән беразга гына арыныр өчен, вакытлыча гына булса да балачагыбызга кире әйләнеп кайтыр өчен синең яныңа җыелабыз. Син безнең тормыш маягыбыз, яшәргә көч бирүче, дөрес юл күрсәтүче якты йолдызыбыз. Әниебез, гомерең бәхетле, бәхетең озын гомерле булсын!

Син – иң газиз кеше безгә,
Син – яшәү чыганагы.
Синнән дә сабыр әниләр
Бар микән җирдә тагын?
Аналарга булган рәхмәт сүзен
Алыштырмас һичбер бүләк тә.
Авырмыйча, әни, озак яшә,
Балаларың шушы теләктә.

Иң изге теләкләр генә теләп: балаларың, кияү-киленнәрең, оныкларың, туганнарың, кода-кодагыйларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев