Олы Урсак авылында яшәүче газиз әниебез Зөбәрҗәт Кәлимулла кызы Сираеваның 13 июльдә 60 яшьлек күркәм юбилее
Кадерлебез! Сине юбилеең белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми, һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле булып кал. Алдагы гомер юлыңда да балаларыңның, оныкларыңның, туганнарыңның ихтирамын, игелеген тоеп, тыныч тормышта озын-озак гомер итәргә насыйп булсын! Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә!
Әнкәй, диеп әйтер кешең булу
Нинди бәхет бит ул дөньяда.
Шатлыкларың булса – уртак була,
Кайгыларың булса – югала.
Уйлама әле, картаям, дип,
Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.
Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең
Урыннарың булсын гел түрдә.
Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең,
балаларың Илназ-Илүсә, Алмаз-Рәйсә, Әлфәт-Гөлназ, оныкларың Самир, Алисә, Аяз, Булат.
Нет комментариев