Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Олы Урсак авылында яшәүче тормыш иптәшем, әтиебез Фирдүс Харис улы Сираевның 5 ноябрьдә 55 яшьлек юбилее

05 ноября 2019, 08:34

998

0

0

Олы Урсак авылында яшәүче тормыш иптәшем, әтиебез Фирдүс Харис улы Сираевның 5 ноябрьдә 55 яшьлек юбилее

Кадерлебез! Сине юбилеең белән ихлас күңелдән котлыйбыз һәм иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз. Зур байлык – сәламәтлек сине бер дә ташламасын, җан тынычлыгы, бәхет-шатлык­ларга күмелеп, озын-озак яшәвеңне телибез. Бүгенгедәй тормыш гамен, яшәү тәмен җуймыйча, көр күңелеңне югалтмыйча яшә. Тормыш дәрьясында очар канатларыбыз талмасын, гомер көзләребезгә кадәр парлап, күңел дөньябызга яшәү ямен өстәп, сабырлык тулы йөрәгеңдә җылы арттырып, балалар, туганнар янәшәсендә саулык-сөенечләр тулы, озын гомер чакрымнарын сагыш­ларсыз, кайгыларсыз бергәләп кичерергә насыйп булсын, бәхетле елларыбыз өстәлеп торсын.
Гомер юлың озын-озак булсын,
Тигез тормыш аны бизәсен.
Гомерләрең бәхет белән үтсен,
Авырлыклар бер дә килмәсен.
Алдагы көннәрдә дә бәхетебез
Булсын иде тулы, түгәрәк.
Синнән җылы алып һаман шулай,
Гомер кичсәк иде бергәләп.

Изге теләкләр белән: тормыш иптәшең Миләүшә, улың Фәнис, кызың Язилә-Динар

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X