Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Озак еллар Иске Чәчкаб мәктәбен җитәкләгән хезмәттәшебез, физика укытучысы Айдар Габделхак улы Хәсәновны ихлас күңелдән туган көне – 50 яшьлек юбилее белән котлыйбыз

13 февраля 2021, 08:22

547

0

0

Озак еллар Иске Чәчкаб мәктәбен җитәкләгән хезмәттәшебез, физика укытучысы Айдар Габделхак улы Хәсәновны ихлас күңелдән туган көне – 50 яшьлек юбилее белән котлыйбыз

Безне илһамландыручы, яңа идеяләргә этәрүче! Сезгә нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, тормышта оптимизм, иҗади уңышлар, бары тик күңелле вакыйгалар, бәхет телибез! Сез төзегән һәм җитәкләгән кораб, төрле киртәләрне узып, дөрес агым белән бары тик алга йөзә. Гадел җитәкче булу һәм туплаган дус командага ихтирам белән карау һәр җитәкчегә дә бирелми.
Без бу яктан бик бәхетле булдык. Үз эшенең остасы булу, бер үк вакы-тта берничә өлкәдә, заман сулышын тоеп, тарихны да онытмыйча дөрес юл белән алга атлау – бу чын талант! Мәгариф өлкәсенә генә түгел, авыл үсешенә зур өлеш керткән, туган ягыбыз киләчәгенә битараф булмаган кеше Сез. Башкарган эшегез ләззәт китерсен, хезмәтегез һәр-вакыт югары бәяләнсен иде. Белем биргән һәр укучыгызның хөрмәтен һәм рәхмәтен тоеп, балаларыгызның, якыннарыгызның игелеген күреп, тигезлектә яшәргә насыйп булсын иде. Без Сезне чын күңелдән хөрмәт итәбез!

Иң изге теләкләр белән: Иске Чәчкаб төп мәктәбе коллективы һәм рай-он мәгариф бүлеге.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев