Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Район мәгариф бүлеге начальнигының тәрбия эшләре буенча урынбасары, мәгариф хезмәткәрләре профсоюзы оешмасы рәисе РАМИЛ СӘЛИМ УЛЫ ЗИННӘТУЛЛИННЫҢ 12 апрельдә 50 яшьлек юбилее

12 апреля 2019, 08:48

1024

0

1

Район мәгариф бүлеге начальнигының тәрбия эшләре буенча урынбасары, мәгариф хезмәткәрләре профсоюзы оешмасы рәисе РАМИЛ СӘЛИМ УЛЫ ЗИННӘТУЛЛИННЫҢ 12 апрельдә 50 яшьлек юбилее

Хөрмәтле Рамил Сәлимович! Сезне гомер үрләрен яулый-яулый шушы баскычка килеп җиткән матур юбилеегыз белән котлап, игелекле озын гомер телибез. Мәгариф өлкәсендә алып барган эшчәнлегегез зур хөрмәткә лаек. Белем һәм практик нигезләрне кулланып, көн саен үзгәреп торган тормыш бурычларын үтәп, камиллеккә омтылып, киләчәккә йөз тоткан, җәмгыятебезгә файдалы белгеч, заманга ярашлы яшь буын тәрбияләүдә зур көчегезне куясыз. Төгәллектә, гаделлектә, сабырлыкта сезгә тиңнәр юк. Үзегезнең максатчан булуыгызны, алга омтылучан холкыгыз, ару-талу белмәс эшчәнлегегез, салкын акыл белән эш йөртә белүегезне хезмәтегездә күрсәттегез. Тормыш киңлекләрен иңләгәндә хыял канатларын талдырмый, куйган максатларына ирешеп яшәүче ирләрдә ил таяныр көч була. Кадерле юбилярыбыз! Сезгә киләчәктә дә ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, бәрәкәтле, имин тормыш кичерүегезне теләп калабыз. 
50 яшь – ул озын гомер юлы, 
Аны узу – үзе бер бәхет. 
Тырыш хезмәт, изге эшләр белән 
Бизәдегез аны һәрвакыт. 
Зур бәхетләр юлдаш булсын сезгә, 
Көннәрегезне шатлык бизәсен. 
Сәламәтлек – ярты бәхет, диләр, 
Шушы бәхет читләп үтмәсен. 

Тирән хөрмәт белән: мәгариф өлкәсендә эшләүче хезмәттәшләрегез. 

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев