Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Россия Пенсия фондының Татарстан Рес­пуб­ликасы Кайбыч районындагы бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Миңгәрәй кызы Зиннурованың 2 октябрьдә 50 яшьлек юбилее

02 октября 2018, 08:06

1078

0

0

Россия Пенсия фондының Татарстан Рес­пуб­ликасы Кайбыч районындагы бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Миңгәрәй кызы Зиннурованың 2 октябрьдә 50 яшьлек юбилее

Хөрмәтле Гөлчәчәк Миңгәрәевна! Сезне гомер бәйрәмегез – юбилеегыз уңаеннан ихлас котлыйбыз. 50 яшь ул – һәр кеше тормышының гаҗәеп матур чоры. Бу вакытта тупланган бай тәҗрибә зирәк акыл белән тоташа. Кеше бу тормышта үз урынын, яраткан һөнәрен сайлый белгәндә генә, үр артыннан үрләр яулый, иңнәре теләсә нинди авыр йөкне күтәрерлек нык була. Ашкынулы йөрәкле, эштә кайный, яна беләсез, башкаларны да үзегезгә ияртә, теләсә нинди шартларда да юл яра аласыз. Тынгысыз җанлы, ныклы рухлы, туры сүзле кеше сез. Шушы сыйфатларыгыз эшегездә дә ярдәм итә. Алдагы гомерегезне тормыш иптәшегез белән, балаларыгызның кадер-хөрмәтен тоеп, озын гомер кичерергә язсын. Җаваплы һәм тынгысыз хезмәтегездә зур уңышлар, корычтай нык сәламәтлек, җан тынычлыгы, яхшы кәеф, бәхет һәм уңышлар телибез! 
Сезгә насыйп булган бәхет, шатлык,
Якты көннәр мәңге үтмәсен.
Сәламәтлек – ярты бәхет, диләр,
Шунысы бигрәк читләп үтмәсен. 
Чәчелмәсен җиләк тәлгәшләре, 
Йөзгә тулсын еллар бәйләме. 
Саулык белән бәхет алып килсен, 
Сезгә ел да гомер бәйрәме. 

 

Зур ихтирам белән: Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы Кайбыч районындагы бүлеге хезмәткәрләре.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев